Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу, чыпта сугу, урман кисү, балта эше, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 792,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның – 2 мартыннан Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла, 1952 елда Тельман исемендәге колхоз белән берләштерелә, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1967 елдан “Ватан” совхозы, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы”. Халкы күбесенчә “Ватан” агрофирмасы”нда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда мәчет бар (2004 елдан).

Каратай авылы мәчете. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

М.М.Маликов (1933 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТАССРның атказанган агрономы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.У.Халитов (1924 елда туган) – РСФСРның атказанган укытучысы, СССР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 56 ир заты;
1859 елда – 367,
1897 елда – 499,
1908 елда –  590,
1920 елда – 477,
1926 елда – 388,
1938 елда – 361,
1949 елда – 269,
1958 елда – 186,
1970 елда – 164,
1979 елда – 150,
1989 елда – 144,
2002 елда – 117,
2010 елда – 98,
2015 елда – 104 кеше (татарлар).