Биографиясе

1932 елның 3 гыйнварында, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе Яңа Юл районы Зәңки Ата авылында туган

Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге Һава һөҗүменнән саклану хәрби командирлар академиясен (1970, Калинин шәһәре) тәмамлый.

1954–1965 елларда Төркестан Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә, 1970–1973 елларда Мәскәү хәрби округында, 1973 елда Һава һөҗүменнән саклану көчләре корпусы зенитлы ракета гаскәрләре башлыгы (Горький шәһәре).

1974–1982 елларда Һава һөҗүменнән саклану корпусы командиры урынбасары, корпус командиры (Ярославль шәһәре), бер үк вакытта Ярославль гарнизоны башлыгы.

1983 елдан Мәскәү хәрби округында һәм 1985–1992 елларда СССРның Һава һөҗүменнән саклану көчләре карамагындагы зенит-ракета гаскәрләре командующие.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче, 2 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.