Эчтәлек

Тарихы

Архиепископ Гурий заманында барлыкка килә. 1555–1556 елларда аңа элеккеге Казан ханнары биләмәләренең бер өлеше бүләк итеп бирелә, соңга таба шул җирләрдә Болак аръягы Архиерей бистәсе оеша.

XVIII йөз уртасында Архиерей йорты 23 зур авыл, 28 авыл һәм башка торак урыннарына хуҗа була. Аның вазифаларына чиркәү җирләрендәге халыктан салым җыю һәм хөкем итү, башкарылырга тиешле йөкләмәләрнең күләмен билгеләү керә. Архиерей йортының хакимияте боярлардан, дьяклар, бояр балалары, приказ кешеләре һ.б.дан тора. Архиерей йорты карамагында икона язу остаханәсе, чиркәү җырчылары була.

1723 елда Архиерей йорты акчасына төбәктә беренче христиан дини белем бирү йорты – Славян-латин мәктәбе ачыла, 1773 елда ул тулы программа белән укыта башлый һәм семинария статусы ала. Петр I заманында Архиерей йорты элеккеге ролен югалта башлый, штатта торган архиерейларның резиденциясе генә булып кала.

XIX йөз ахырына Архиерей йорты идарә итү институты буларак яшәүдән туктый, аның зур биләмәләреннән (1764 елга кадәр 11830 дисәтинә сөрүлек җире, 3005 дисәтинә болыны, якынча 150000 дисәтинә урманы була) нибары архиерейның Кремльдәге йорты, Воскресение монастырендагы җәйге йорты гына кала.

Әдәбият

Горчаков М.И. Монастырский Приказ. СПб., 1868.

Покровский И.М..  Казанский архиерейский дом, его средства и штаты, преимущество до 1764 года. Казань, 1906.

Автор – А.В.Гарзавина