Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Курса Темяк исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1026,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл Почмак” колхозы оештырыла, 1950 елда берләштерелгән Чапаев исемендәге колхоз составына керә. 1991 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, соңрак “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1936 елда яңа бина төзелә), 1941 елда ябыла, 1946 елда яңадан ачыла, 1960 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1972 елда мәктәп каршында интернат ачыла, 2001 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1987 елдан мәктәп каршында туган як музее эшли (оештыручылары – Ф.Юсупова, Г.Вәлиуллина).

“Ләйсән” балалар бакчасы (1989 елдан, 2007 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар. Арча сәнгать мәктәбенең филиалы эшли.

2017 елда авыл янындагы Г.Курсави чишмәсе яңадан торгызыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Курсави чишмәсе

Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ш.С.Әхмәтҗанов (1941 елда туган) – җырчы, ТАССРның халык артисты;

С.Ю.Әхмәтҗанова (1962 елда туган) – шагыйрь, прозаик, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп кенә танылган җырлар авторы (“Пар алма”, “Кура җиләк”, “Соң инде”).

Халык саны

1782 елда – 84 ир заты;
1859 елда – 593,
1908 елда – 724,
1920 елда – 757,
1926 елда – 752,
1938 елда – 791,
1949 елда – 793,
1958 елда – 653,
1970 елда – 661,
1979 елда – 592,
1989 елда – 459,
2002 елда – 423,
2010 елда – 407,
2015 елда – 416 кеше (татарлар).