Авыл 1602–1603 еллардан Япанчы исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбәнге Бистә авылы буларак билгеле. 1930 еллардан хәзерге исемен йөртә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 948,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Ташчишмә” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән Свердлов исемендәге колхоз составына керә. 1990 елдан “Востокстройтрансгаз” ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан “Чишмә” күмәк предприятиесе. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта “Хәтимә” мәчете (1994 елдан), башлангыч мәктәп, клуб эшли. Авыл территориясендә 2 төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

А.Ф.Фәйзерахманов (1937 елда туган) – журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Т.Н.Шиһабиев (1939 елда туган) – җылылык физигы, техник фәннәр докторы, СССР газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, “Почёт билгесе” ордены кавалеры (ике тапкыр).

Халык саны

1782 елда – 72 ир заты;
1859 елда – 330,
1897 елда – 494,
1908 елда –  518,
1920 елда – 473,
1926 елда – 421,
1938 елда – 446,
1949 елда – 310,
1958 елда – 253,
1970 елда – 169,
1979 елда – 120,
1989 елда – 105,
2002 елда – 123,
2010 елда – 121,
2015 елда – 116 кеше (татарлар).