Биографиясе

1915 елның 15 октябре, Әстерхан губернасы, Царево өязе Келәнче авылы – 1981 елның 2 феврале, Казан.

Казан юридик институтын тәмамлый (1938). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1952 елларда Казан юридик институтында укыта. 1952 елдан Казан университетында: 1952–1967 елларда юридик факультет деканы, 1961 елдан гражданлык хокукы һәм мәхкәмә эшләрен карау процессы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре гражданлык, хезмәт, хуҗалык хокукына карый. Урта мәктәпләр өчен хокук белеме дәреслеге авторы.

Хезмәтләре

Понятие, правовая природа и правосубъектность межколхозных организаций. Казань, 1965.

Межколхозные организации и объединения по строительству и регулирование отношений с их участием. Казань, 1974.

Авторы – Е.Б.Долгов