Биографиясе

1916 елның 22 октябре, Пермь өлкәсенең Уинск районы Түбән Сып авылы – 2009 елның 29 декабре, шунда ук.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 26 нчы аерым гвардия разведка ротасы разведчигы (22 нче һәм 3 нче удар армияләрнең 21 нче гвардия укчы дивизиясе).

Калинин һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Калинин оборона операциясендә (1941), Ржев-Вязьма (1943), Рига (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 елның 17 апрель төненә каршы Опочка шәһәреннән (Псков өлкәсе) 50 км көнчыгыштарак разведка операциясендә батырлык күрсәтә: разведка төркеме белән дошман тылына бәреп керә; автомат уты һәм граната белән траншеядагы солдатларны юк итәләр һәм дивизия штабына «тел» алып кайталар; 1944 елның 1 июненә каршы төндә Мелехово торак пункты (Эргли шәһәреннән 10 км көньяктарак, Латвия) янындагы разведка операциясендә: разведчиклар төркеме белән мина кырын, чәнечкеле киртәләрне үтеп чыга; дошманның 5 солдатын юк итәләр, берсен әсир алалар; 1944 елның 3 июлендә Воробьи торак пункты (Полоцк шәһәреннән төньяктарак) янындагы разведка операциясендә: разведчиклар төркеме белән засадада граната белән 2 мотоциклчыны шартлата, «тел» алып бәйли, бергәләп аны үзләренең сугышчылары урнашкан урынга алып кайталар.

1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, туган авылында яши, колхозда эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин