Евразиянең төче сулыкларында яши.

Татарстан территориясендә Идел, Кама, Вятка, Ык һәм башка елгаларда, шулай ук буа һәм күлләрдә таралган.

Озынлыгы 1 м га, авырлыгы 16 кг га җитә, гәүдәсе алтынсу төстәге циклоидасыман тыгыз эре тәңкә белән капланган. Сырт йөзгече озын, аз гына уемтылы, сырт һәм койрык асты йөзгечләрендә берәр тешле сөяк нурлар бар. Авыз кырыйлары һәм өске иреннәре пар мыеклы. Җенси җитлегү чоры — яшәвенең 2–5 елында. Ябышкак уылдыгын май ахыры – июньдә, су температурасы 17 °C һәм югарырак булганда, йомшак суүсемнәргә өлешләп чәчә. Үрчемлелеге — 800 меңгә кадәр уылдык бөртеге. Яшь балыклар — зоопланктон, зурлары бентос, үсемлекләр һәм бөҗәк личинкалары белән туклана. Сазан — җылылык яратучы балык. Тирән чокырларда кышлый.

Кәсәбәчелек һәм үрчетү өчен кыйммәтле балык.

Селекция юлы белән сазанның культуралы формасы — карп чыгарыла.