Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Беренче исеме – Яңасала; XVIII йөздән – Кокушкино, 1924 елдан – Ленино, 1964 елның 16 апреленнән, Апакай авылы (хәзер сакланмаган) белән берләштерелгәннән соң, Ленино-Кокушкино дип атала.

XVII йөз ахырыннан авыл – дворян Веригиннар, 1848 елдан А.Д.Бланк милкендә була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 102 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

XVIII йөз ахырына кадәр авыл – Казан өязенә, 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Черемыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда Ленин исем. колхоз (үзәк утары – Апакай авылы) оештырыла. 1950 елда аңа «Беренче Май», «Новая сила» колхозлары кушыла.

1966 елда Ленин исем. колхоз җирлегендә «Ленино-Кокушкинский» совхозы төзелә (үзәк утары – Ленино-Кокушкино авылы; хуҗалыкка шулай ук Олы Бутырка, Черемыш, Змеево, Салкын Чишмә авыллары керә).

1966 елда – кошчылык фабрикасы, 1970 елда «Ленино-Кокушкинский» совхозы һәм кошчылык фабрикасы җирлегендә «Питрәч кошчылык фабрикасы» (йомырка җитештерү) оештырыла, 1988 елда ул «Питрәч бройлер кошчылык фабрикасы» итеп үзгәртелә.

1995 елда совхоз «Пестречинская» кошчылык фабрикасына кушыла, яңа хуҗалык «Пестречинская» кошчылык фабрикасы» ачык акционерлык җәмгыяте дип атала.

1998 елда элекке совхоз җирлегендә «Ленино-Кокушкино» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте барлыкка килә, 2002 елда аның милке «Ак Барс Питрәч» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыятегә тапшырыла. 2008 елда «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелә, 2010 елда аңа «Ак Барс Питрәч» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыятенең беренче кошчылык бүлекчәсе кушыла (сөт-ашлык җитештерү гамәлгә кертелә). 2011 елда «Ак Барс Питрәч» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыяте җирлегендә «Ак Барс Питрәч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла (сөт, мөгезле эре терлек ите һәм ашлык җитештерү).

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда таза тормышлы крестьян йортында башлангыч мәктәп ачыла (беренче укытучысы М.А.Ульянованың бертуганы кызы Е.А.Ардашева-Жакова була), 1931 елда Апакай авылының башлангыч мәктәбе белән берләштерелеп, башка бинага күчерелә, 1949 елда – тулы булмаган урта (1960 елдан – яңа бинада), 1962 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (читтән килеп укучы һәм эшләүче укучылар һәм укытучылар өчен интернат бинасы төзелә, 2011 елда интернат бетерелә, хәзерге вакытта бинасында башлангыч мәктәп урнаша), 1977 елда яңа уку корпусы корыла. 1973 елда мәктәпкә М.А.Ульянова исеме бирелә.

1965 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – З.Д.Гомәрова), башта ул М.А.Ульянова исеме белән атала, 1968 елдан мәктәп каршындагы интернат бинасында урнаша, «халык музее» исеме бирелә, 1970 еллардан мәктәпнең яңа бинасында эшли, 1990 елларда эшчәнлеге туктала, 2007 елда мәктәп төбәкне өйрәнү музее буларак үзгәртеп корыла. Хәзерге вакытта музей «Ульяновлар гаиләсе», «Мәктәп һәм авыл тарихы» залларыннан тора (җитәкчесе – Л.Р.Гайфуллина).

1986 елда авылга 27 нче Питрәч урта һөнәри-техник училищесы күчерелә (1976 елдан эшли, элегрәк Питрәч авылында урнаша, тракторчы-машинистлар әзерли), 1990 еллар башында – 93 нче һөнәри-техник училище, 1995 елда – 93 нче лицей, 2013 елда – Казан машиналар төзү техникумы филиалы, 2015 елда П.В.Дементьев исем. Казан авиация-техник колледжы филиалы итеп үзгәртелә.

Авылда архитектура истәлеге – А.Д.Бланк утары урнашкан, ул XIX йөз үрнәкләре буенча торгызылган корылмалар комплексыннан гыйбарәт булып, аңа түбәндәгеләр керә:

  • мезонинлы бер катлы агач йорт (1847 елда төзелә, 1902 елда яна, 1980–1982 елларда торгызыла),
  • флигель (1860 елларда төзелә, 1917 елда утарны крестьяннар талавы вакытында яна, 1936–1939 елларда торгызыла), утар корылмалары (ат абзары, амбар, мунча),
  • җиләк-җимеш бакчасы,
  • парк (1917 елда яналар, 1986–1987 елларда реконструкцияләнәләр).

Утар В.И.Ульянов-Ленинның бабасы А.Д.Бланк, аннары М.А.Бланк-Ульянова (1847–1863 елларда шунда яши, шунда ук аның И.Н.Ульянов белән туе булып уза), 1898 елдан Кокушкино авылы крестьяны Н.Н.Фадеев милкендә исәпләнә. Утарда революционер-народник, 1887 елда Александр III гә һөҗүмдә катнашкан А.И.Ульянов, 1887 елда Казан университеты студентлары чыгышында катнашуы өчен 1887 елның 7 декабре – 1888 елның сентябрендә утарда сөргендә яшәгән В.И.Ульянов еш булалар.

1917 елда утар тар-мар ителә.

Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1934 ел 16 декабрь, ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 1936 ел 2 март карарлары белән В.И.Ленинның музей-йорты нигезләнә, 1939 елның 22 гыйнварында ачыла, 1988 елда В.И.Ленинның Кокушкинодагы мемориаль музее статусы бирелә, 2003 елда «Ленино-Кокушкино» Дәүләт тарих-мәдәният музей-саклаулыгы итеп үзгәртелә (саклаулыкның мәйданы – 8 га. Коллекциядә 650 саклау берәмлеге исәпләнә).

Саклаулыкның үзәге – В.И.Ульянов-Ленинның бабасы А.Д.Бланкның утары. Музей экспозициясе торак йортта һәм җәйге флигельдә урнашкан.

Йортта XIX йөз типологик предметлары нигезендә А.Д.Бланкның кабинеты, торак бүлмәсе, «Ульяновлар гаиләсе – революционерлар гаиләсе» тарихи-документаль экспозиция оештырылган.

Флигельдә XIX йөзнең икенче яртысындагы көнкүреш күренеше – ашханә, кунак бүлмәсе, Ульяновлар гаиләсе әгъзаларының торак бүлмәләре торгызылган.

Флигель каршында студент В.И.Ульянов һәйкәле урнаштырылган (1958, скульпторы – И.А.Новосёлов).

2019 елдан музейда реставрация уздырыла.

Авылда:

  • китапханә (1945–1966 елларда – клуб каршындагы уку өе, совхоз конторасы бинасында, 1987 елдан мәдәният йорты бинасында урнаша),
  • мәдәният йорты (1987 елдан),
  • «Родничок» балалар бакчасы (2003 елдан),
  • яшьләр үзәге,
  • балалар сәнгать мәктәбе (1983 елдан, хәзер – яшьләр үзәге бинасында),
  • табиблык амбулаториясе (1980 еллардан),
  • П.В. Дементьев исем. Казан авиация-техник колледжы филиалы,
  • «Шәһри-Рамазан» мәчете (1996 елдан),
  • Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2012 елдан),
  • «Мәңгелек дан» мемориаль комплексы,
  • «Балачак» ял паркы (2020 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән «Апакай чишмәсе», «Ленино-Кокушкинский» табигать саклаулыгы урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.В.Ачина (1970 елда туган) – ветеринария эшен оештыручы-икътисадчы, ветеринария фәннәре кандидаты;

И.М.Кашапов (1972 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Питрәч муниципаль районы башлыгы (2018 елдан);

Г.Ш.Наумәтова (1980 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Авыл белән:

  • РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Питрәч районының мактаулы гражданы З.Д.Гомәрованың (1960–1969 елларда мәктәп директоры);
  • Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Ю.В.Еровның (1979–1982 елларда «Ленино-Кокушкинский» совхозы директорының азык җитештерү буенча урынбасары, 1982–1984 елларда баш агрономы);
  • Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиевның (Апакай авылында туган; 1919–1981 елларда Ленино-Кокушкинода яшәгән; 2004 елда ул яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган, авыл урамнарының берсе аның исеме белән аталган) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1782 елда – 41 ир-ат;
1859 елда – 62,
1897 елда – 84,
1908 елда – 89,
1920 елда – 88,
1926 елда – 95,
1970 елда – 839,
1979 елда – 1716,
1989 елда – 2270,
2002 елда – 2533,
2010 елда – 2544,
2020 елда – 2532 кеше (татарлар – 63%, руслар – 34%).