Эчтәлек

Аллаһның пәйгамбәре һәм рәсүле — илчесе, Библиядәге Моисейга туры килә. Аңа күктән Тәүрәт иңдерелә (яһүдиләрдә Муса пәйгамбәрнең 5 китабы).

Мусаны фиргавен хатыны тәрбияли. Бервакыт яшь Муса, исраильлене яклап сугышканда, ялгыш Мисыр кешесен үтерә һәм Мисырдан качып китәргә мәҗбүр була.

Шуннан соң ул шактый вакыт Мәдйәндә яши (Кызыл диңгездәге Акаб култыгы). Муса, төнлә гаиләсе белән чүл буйлап барганда, еракта ут күрә. Учакка күмер алып кайту уе белән, гаиләсен калдырып, утка таба юнәлә. Ут янына килеп җиткәч, Аллаһ тавышын ишетә. Ул Мусаны үзенең сөеклесе дип атый һәм аңа мисырлыларны Аллаһның берлегенә өндәргә боера. Муса туганы Һарун белән (Библиядәге Аарон) Мисырга әйләнеп кайта һәм үзен бердәнбер илаһ дип санаучы фиргавен каршысына килеп баса. Төрле могҗизалар күрсәтеп, алар Аллаһның бөеклеген дәлиллиләр (Мусаның таягы еланга әверелә, кул тиресенең төсе карадан акка әйләнә һ.б.), ләкин фиргавен аларны сихерчеләр дип уйлый һәм Мисыр күз буучылары белән ярыштыра. Соңгылары җиңелә. Шуңа карамастан, фиргавен пәйгамбәрнең дингә өндәвен кире кага, Муса һәм аның халкы мисырлыларны туган җирләреннән куарлар дип куркып, Аллаһка ышанучыларны эзәрлекли башлый.

Моның өчен Аллаһ Мисырга җиде төрле бәла-каза җибәрә (табигать гарасатлары, бетми торган авырулар, саранча һөҗүме һ.б.); Мусага халкын Мисырдан чыгарырга боера.

Качаклар Кызыл диңгезгә җиткәч, пәйгамбәр, таягы белән диңгезгә сугып, суны ике якка аерып куя һәм халкы белән коры юлдан үтә, ә эзәрлекләүче гаскәр исә суга батып үлә (фиргавен тәүбәгә килә һәм котылып кала; икенче бер риваятьтә исә батып үлә). Муса үз халкын Сина тавына алып килә. Ялгызы калып, Аллаһтан: «... һәр нәрсәнең үгет-нәсихәте һәм һәрбер нәрсә өчен аңлатмасы бирелә», — дип язылган сәхифәләр тактасын ала.

Муса югында аның кардәшләре, таштан пот-сын ясап, шуңа табына башлыйлар. Пәйгамбәр потны юк итә, халыкны иманга китерә һәм чүл буйлап алга таба алып китә. Мусаның үтенече белән Аллаһ күктән ашамлык һәм бүдәнә көтүе җибәрә. Пәйгамбәр исраильлеләрне изге Кәнган җиренә алып килә. Ләкин алар, анда яшәүче озын буйлы кешеләрдән куркып, алга барудан баш тарталар, Аллаһ сүзенә буйсынмыйлар, шуның өчен чүлдә кырык ел буе каңгырып йөрүгә дучар ителәләр һәм яһүдиләргә вәгъдә ителгән җиргә Муса үлгәннән соң гына аяк басалар.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.