- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 50 км көнбатыштарак, Бөрсет елгасы буенда урнашкан
1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Покровский, Кече Сон исемнәре белән билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1869 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1870 елда 42 ир бала укый).
1916 елда Покров Мәрьям Ана чиркәве ачыла.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе, фельдшерлык пункты, 2 су тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1487,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.
Хәзер Түбән Сон авыл җирлеге составында.
1958 елга кадәр авылда “Жданов” колхозы эшли.
1931 елда авылда чиркәү бинасында клуб ачыла (музей почмагы бар). 1931–1965 елларда – китапханә (Түбән Сон авылыннан күчерелә), 1925–2015 елларда (башка мәгълүматлар буенча, 1920–2015 елларда) башлангыч мәктәп эшли.
2013 елда авылда кәшәнә ачыла.
В.А.Максимов (1940–2012) – машиналар төзү һәм механикалаштыру өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФ нең атказанган фән эшлеклесе.
1782 елда — 95 ир-ат;
1859 елда — 739,
1897 елда — 1078,
1908 елда — 1210,
1920 елда — 1318,
1926 елда — 967,
1938 елда — 1057,
1949 елда — 719,
1958 елда — 606,
1970 елда — 583,
1979 елда — 355,
1989 елда — 220,
2002 елда — 216,
2010 елда — 188,
2017 елда — 169 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.