Биографиясе

1930 елның 3 августы, Геленджик шәһәре — 2008 елның 26 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1953), шунда ук эшли, хисаплау математикасы кафедрасы мөдире (1975–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре метаматика физика мәсьәләләрен чишүнең санлы алымнарына, фильтрлашу һәм сүрүләр теорияләренең нәсызыкча мәсьәләләрен метаматика модельләүгә карый. Ляшко сызыкча мәсьәләләрнең Галёркин алымнарына охшаш алымнар белән якынча чишелешләрен таба; эллиптик тигезләмәләр һәм пластиналар теориясенең нәсызыкча мәсьәләләрен чишүнең сумматор бердәйлекләр алымын нигезли; нәсызыкча операторлы-аермалар схемаларының корректлылыгы теориясен эшли; нәсызыкча нәстационар тигезләмәләр өчен аермалар схемасының төгәллеген бәяли.

Хезмәтләре 

О некоторых вариантах метода Галёркина-Крылова // Докл. АН СССР. 1959. Т. 128, № 3;

Метод прямых для квазилинейных эллиптических уравнений // Дифференциальные уравнения. 1972. Т. 8, № 5;

Об исследовании проекционного метода для вырождающихся нестационарных уравнений // Дифференциальные уравнения. 2002. Т. 38, № 7.