Эчтәлек

Эволюцион морфологиянең максаты – анатомия (функциональ үзенчәлекләр анализын исәпкә алып), эмбриология һәм палеонтологияне комплекслы өйрәнү нигезендә хайваннарның филогенетик үсешен реконструкцияләү. Еш кына хайваннарның чагыштырма анатомиясенең синонимы яисә иң зур гомуми өлеше буларак тикшерелә.

Эволюцион морфологиянең барлыкка килүе Ч.Дарвинның эволюцион карашлары таралу сәбәпле мөмкин була.

Тәгълиматка нигез салучы – академик А.Н.Северцов. Бу фәннең үсешенә Казан университеты галимнәре зур өлеш кертәләр. А.О.Ковалевский (Северцов аның хезмәтләренә сылтама ясый), умырткалылар һәм умырткасызларның эмбриональ үсешен анализлап, аларның эволюцион якынлыгын күрсәтә. Зоологлар М.М.Усов һәм В.В.Заленский үзләренең тикшеренүләрендә организмнарның төрле төркемнәрен оештыру алымын һәм функциональ анализны кулланалар. Казан университетының физиологик анатомия кафедрасы мөдире П.Ф.Лесгафт теоретик анатомия һәм функциональ морфологияне булдыручыларның берсе санала. Эволюцион морфология үсешендә күренекле морфолог Н.А.Ливанов (1914–16 елларда Мәскәү университетында Северцов җитәкчелегендә эшли) аерым урын алып тора, аның хезмәтләрендә умырткасызларның төрле төркемнәренең эволюцион бәйләнеше һәм күп күзәнәкле хайваннарның килеп чыгышы тикшерелә. Аның "Хайваннар дөньясының эволюция юллары" ("Пути эволюции животного мира", М., 1955) китабында әйләнә-тирә мохит шартлары белән бергәлектә хайваннарны системалы анализлау нигезендә, А.Н.Северцов тарафыннан тәкъдим ителгән эволюцион процессның барышы турында теоретик фикерләр киңәйтелә һәм тирәнтен өйрәнелә. 20 йөзнең икенче яртысында В.Л.Вагин тарафыннан олигомер суалчаннарның Myzostomida һәм капчыккүкрәкле кыслаларның Ascothoracida килеп чыгышы һәм эволюциясе теориясе тәкъдим ителә, ул организмнарның тарихи үсешенең һәм аларның паразит булып яшәү рәвешенә күчешенең берничә гомуми закончалыгын билгеләргә мөмкинлек бирә. 1980 елларда А.И.Голубев умырткасызлар нерв системасының цитологик эволюциясе концепциясен эшли, ул макро- һәм микро дәрәҗәләрдә нерв аппараты үсеше үзенчәлекләрен бергә бәйли.

Әдәбият

Северцов А.Н. Морфологические закономерности эволюции. М.–Л., 1939; 

Голубев А.И., Порфирьева Н.А. Николай Александрович Ливанов, 1876–1974. К., 2002.

Автор – И.Ф.Галанин