Биографиясе

1860 елның 20 марты, Кострома губернасы Борисоглебское авылы – 1934 елның 27 декабре, Мәскәү шәһәре.

Химик-органикларның Киев мәктәбенә нигез салучы.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1882 ел), шунда ук эшли, 1889–1890 елларда – Гейдельберг һәм Лейпциг университетларында (Германия).

1891 елдан Киев университеты профессоры, бер үк вакытта, 1906–1919 елларда, Киев югары хатын-кызлар курслары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металлорганик синтезга карый. С.Н.Реформатский өченчел спиртларның изотөзелеш углеводородларына кадәр кайтарылуын тикшерә.

1887 елда альдегидларга яки кетоннарга цинк һәм α-галогенкарбон кислоталарының катлаулы эфирлары белән тәэсир итеп, β-оксикарбон кислоталары эфирларын синтезлый (Реформатский реакциясе). Реакциягә чикле һәм чиксез, төрле функциональ төркемнәр (галоид, алкокси-, нитротөркем һ.б.), стероидлар һәм башка классларның кушылмалары катнашкан алифатик, алициклик, ароматик, майлы-ароматик, гетероциклик кетоннар һәм альдегидлар керә.

Альдегидларның реакциягә сәләте кетоннарныкына караганда көчлерәк. Галогенкарбон кислоталары эфирлары урынына аларның винилоглары яки актив галогены булган кушылмалар файдаланылырга мөмкин. Реакция β-оксик-талар һәм α, β-чиксез кислоталар эфирларын синтезлау өчен, шулай ук углерод чылбырын озайту һәм тармакландыру ысулы буларак кулланыла. Әлеге реакция ярдәмендә С.Н.Реформатский оксик-талар һәм аларның кушылмалары классының төрле үрнәкләрен (β-лактоннар, β-кетокислоталар һ.б.), шулай ук катлаулы органик кушылмалар (мәсәлән, витаминнар, гормоннар) синтезлый.

Күп атомлы спиртлар, үсемлекләрдән табигый каучук алуы турында хезмәтләр сериясен бастырып чыгара.

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Киев бүлеген оештыра (1933 ел).

Киев университеты каршындагы Физика-химия җәмгыяте рәисе (1910–1916 еллар, 1920–1933 еллар).

Хезмәтләре

Начальный курс органической химии. Киев, 1930.

Әдәбият

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.