Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 130 км көньяктарак урнашкан. 1766 елда нигез салына.

Халкы – 278678 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 64310 кеше (1970 елда – 40284, 1979 елда – 52075, 1989 елда – 60947, 2002 елда – 60779 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

1906 елда татар китаплары нәшер итү һәм сату белән шөгыльләнүче «Каләм» нәшрияты, 1910 елда «Нур» басмаханәсе ачыла; 1912–1918 елларда «Иршад» нәшрияты эшли, ул татар китаплары һәм вакытлы басмалар нәшер итү һәм сату белән шөгыльләнә. Татар телендә «Мәгариф эшләре» (1920 ел), «Азат хатын» (1921 ел), «Эш таңы» (1921–1922 еллар), «Яшь йөрәк» (1921–1922 еллар) газеталары нәшер ителә.

Хәзерге көндә «Мирас» татар иҗтимагый үзәге (1990 елдан), Башкортстан татар конгрессы бүлеге (1997 елдан), Татар яшьләре берлеге филиалы эшли. 2006 елда Казанда үткәрелгән конкурста Эстәрлетамак педагогика көллиятенең татар бүлеге (1991 елдан) һәм Эстәрлетамак педагогика академиясенең филология факультеты (1993 елдан) Россия Федерациясе махсус урта һәм югары уку йортларының татар бүлекләре арасында иң яхшылары булып таныла.

Педагогика академиясендә «Фикер» студентлар газетасына татарча кушымта нәшер ителә; 1997 елда татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы оештырыла. 1995, 1998, 2003 елларда «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, 2008 елда тел галиме М.З.Зәкиевнең 80 яшьлек юбилеена һәм татар, чуаш филологиясе кафедрасының 10 еллыгына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.

2004/2005 уку елында Эстәрлетамакның утыз бер мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Эстәрлетамакта тарих фәннәре докторы М.И.Абдуллин, техник фәннәр докторы Г.Г.Вахитов, икътисад фәннәре докторы А.Ш.Хәсәнова, балет артисты Л.К.Мөсәвәрова, библиограф, журналист И.Г.Рәмиев туган.

Җәмәгать эшлеклесе Ш.Җ.Мәхмүдовның тормышы Эстәрлетамак шәһәре белән бәйле.