Тарихы

XIX йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Николаевка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда ике су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 910 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Вязовка  авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Дала Зәе” колхозы оештырыла, 1953 елда “Совет” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елда “Бөгелмә” кошчылык совхозы составына керә, 1971 елда “Птицевод” дәүләт нәсел кошчылык заводы итеп үзгәртелә.

1981 елда авыл “Горный” совхозына аерылып чыга, соңрак “Горный” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, аннары “Горный” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Семена” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә буралы курган культурасына караган археология истәлеге – Коногоровка табылдыгы ачыклана.

Халык саны

1889 елда – 198,
1908 елда – 288,
1920 елда – 281,
1926 елда – 306,
1938 елда – 291,
1958 елда – 220,
1970 елда – 186,
1979 елда – 134,
1989 елда – 50,
2002 елда – 31,
2010 елда – 49,
2015 елда – 72 кеше (руслар).