Эчтәлек

Түбәтәй, кәләпүш, калфак һ.б. баш киемнәре тегеп сатучы ширкәт хуҗасы. Җитештерелгән әйберләр Амстердамда (1883 ел, Зур көмеш медаль), Лондонда (1884 ел, Зур алтын медаль; 1885 ел, Зур бронза медаль), Парижда (1888 ел, Зур көмеш медаль), Неапольдә (1913 ел, Гран-при һәм Зур алтын медаль) узган халыкара күргәзмәләрдә бүләкләнә.

1912 елда уллары Нәҗметдин һәм Сәлахетдин белән берлектә, җитештерелгән әйберләрне сату максаты белән, 50 мең устав капиталы булган «Г.Сабитов һәм уллары» сәүдә йорты оештыра. Идел-Урал төбәгенең барлык зур ярминкәләрендә аның бүлекчәләре була.

XX йөз башында Борнай һәм Юнысовлар (Казан) мәчетләренең җәмәгать идарәчесе.

Әдәбият

Подробный прейскурант Торгового Дома «Г.Сабитов с сыновьями». Казань, 1914.

Автор – Р.Р.Салихов