Эчтәлек

1853 елның 26 декабре, Чехия, Клученице шәһәре – 1937 елның 12 августы, Мәскәү.

Прага консерваториясенең виолончель һәм музыкаль теориясе классын тәмамлый (1870).

Немец операсы оркестрында (Прага шәһәре) уйный.

1874 елда танылган опера иганәчесе П.М.Медведев чакыруы белән Россиягә күчеп килә. 1882 елга кадәр, аның антрепризасында виолончелист һәм дирижер булып Казанда (1877–1880), Түбән Новгород, Самара, Саратов, Харьков һәм башка шәһәрләрдә эшли.

Авранек җитәкчелегендә Казан опера театрында Д.Мейерберның «Гугенотлар» («Гугеноты»), «Пәйгамбәр» («Пророк»), «Роберт Иблис» («Роберт Дьявол»), Ш.Гуноның «Фауст», Дж.Вердиның «Трубадур», «Травиата», «Риголетта», «Аида», «Эрнани», М.Глинканың «Патша өчен үлемгә әзер» («Жизнь за царя»), «Руслан һәм Людмила», А.Даргомыжскийның «Су кызы» («Русалка»), П.Чайковскийның «Опричник» һәм башкаларның опералары куела.

Авранек эшчәнлеге хор һәм оркестрның башкару осталыгын камилләштерү, репертуарын баету, Казан тамашачылары арасында опера жанрының популярлыгын үстерүгә этәргеч бирә.

1882 елдан Мәскәүдәге Зур театр дирижеры һәм баш хормейстеры, бер үк вакытта 1928–1933 елларда К.С.Станиславский исемендәге опера театрының баш хормейстеры.

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ремезов И.  У.И.Авранек // Советская музыка. 1937. № 12;

Локшин Д. Замечательные русские хоры и их дирижёры. М., 1963; 

Кантор Г. Репертуар Казанского оперного театра дореволюционного периода // Вопр. истории, теории музыки и музыкального воспитания. К., 1972;

Птица К. Авранек Ульрих Иосифович // Музыкальная энцикл. М., 1973. Т. 1.