Кече Сөлчә елгасы, авыл янында

Олы Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 66,2км, бассейнының мәйданы 809,7 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы урман массивында, Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Аксубай районының Карасу авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 77 м.

Кече Мишәнең су җыелу мәйданы ерым, сызалар челтәре белән җиңелчә генә бүлгәләнгән, биек булмаган тигезлектән гыйбарәт; елга челтәре уемы тирән түгел. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Елга үзәне җиңелчә асимметрияле: уңъяк тау сөзәклекләре күпкә текәрәк. Елга юлы бормалы, киң тармаклы түгел, киңлеге 5–9 м. Су агымы тизлеге 0,1–0,3 м/с.

Кече Мишәнең 29 кушылдыгы бар; иң зурлары: Киса (11,2 км), Уеш (11,3 км), Кармәт (22 км), Карасу (11 км) — уң; Канавка (10 км), Киса (10 км) — сул.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, күпчелеге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Кече Мишә ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,14 м3/с, югары агымнарында — 0,03 м3/с.

Суы язын гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, каты (6–12 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20–40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–1000 мг/л.

Кече Мишә бассейнында суның гомуми күләме 9,9 млн м3 булган 12 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Кече Мишә — ТРның табигать истәлеге (1978).

Кече Сөлчә елгасы. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогы янында