- РУС
- ТАТ
язучы, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе
1900 елның 16 (29) июне, Сембер губернасы, Буа өязе Иске Тинчәле авылы – 1954 елның 6 июле.
Гражданнар сугышында катнаша.
1919 елдан революцион пафос белән сугарылган публицистик мәкаләләр һәм очерклар, әдәби рецензияләр белән матбугатта актив рәвештә чыгышлар ясый башлый. Соңыннан алар «Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә» (1931 ел) җыентыгына керә.
1921 елдан – Казанда.
1925 елда Татар коммунистлар университетын тәмамлый.
1923–1924 елларда Һ.Такташ һәм К.Нәҗми белән берлектә татар совет язучыларының «Октябрь» исемле беренче әдәби оешмасын төзи.
1925–1936 елларда (бүленеп) – «Безнең юл» журналының баш мөхәррире.
1931 елдан Татарстан китап нәшриятының әдәби секторын, Татар пролетар язучылары ассоциациясен (ТАПП) җитәкли, Татарстан совет язучылары берлеген оештыру комитеты рәистәшләренең берсе була.
1929–1934 елларда – Казан медицина институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
1925 елда Парижга гамәли-кулланма сәнгать күргәзмәсенә җибәрелә. Анда алган тәэсирләре «Чит илләрдә» (1926 ел) исемле китабында чагылыш таба.
1937 елда советларга каршы юнәлтелгән милләтчелектә һәм троцкизмда гаепләнеп кулга алына.
1947 елда азат ителә, ләкин 1949 елда кабат кулга алына, сөргенгә җибәрелә һәм анда 1954 елда фаҗигале рәвештә һәлак була. 1955 елда аклана.
Башлап дөнья күргән «Биктимер ничек эшче булды?» (1921 ел), «Ат саклаганда» (1922 ел), «Кубань буйларында» (1922 ел), «Беренче мәхәббәт» (1924 ел) хикәяләре белән үк Г.Б.Галиев укучылар һәм әдәби тәнкыйть игътибарын җәлеп итә. Ләкин ул, 1920–1930 елларда актив язып, татар әдәби процессына юнәлеш биреп торучы тәнкыйтьче буларак аеруча киң таныла.
Иҗатында вульгар социалогизмның көчле тәэсире сизелә. Шуңа да карамастан, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ, Х.Туфан, М.Крыймов иҗатларына багышланган мәкаләләре тирән фикер йөртү, төгәл бәя бирү белән игътибарны җәлеп итә.
Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.
Ахунов Г. Нигез ташларын салганда (Гомәр Гали иҗаты) // Әдәби язмышлар. Казан 1970;
Гаташ Р. Гомәр Галинең тууына 100 ел // Казан утлары. 2000. № 6;
Мусин М. Гомәр Гали турында истәлекләр. Казан, 2002.
Автор – Р.Ә.Мостафин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.