Эчтәлек

1950 елның 5 мае, Киров өлкәсенең Куменск районы Бельтюги авылы — 2011 ел.

1973 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1993 елдан Ульяновск техник университетында, җылылыкны газ белән тәэмин итү, вентиляция һәм гидравлика (1997–1999), җылылык энергетикасы (1999 елдан) кафедралары мөдире.

Хезмәтләре агымнардагы җылылык-масса алмашуга һәм ышкылуларга карый. Ковальногов җитәкчелегендә нәстационар агымнардагы турбулентлыкны үлчәү алымы һәм автомат чаралары булдырыла. Интенсив тәэсирләргә дучар агымнарда турбелент күчерү моделен, чик катламда турбулент күчерү белән идарә итү алымын, катлаулы җылылык-газ хәрәкәте шартларында алмашу процессларын исәпләү юлын тәкдим итә.

Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Хезмәтләре

Научно-исследовательские лаборатории теплофизического профиля. К., 1988 (автордаш);

Теория и техника теплофизического эксперимента. М., 1993 (автордаш);

Пограничный слой в потоках с интенсивными воздействиями. Ульяновск, 1996;

Drag reduction and heat transfer of a turbulent flow in a tude due to perforations with damping cavities // Journal of Engineering Thermophysics. 2002. V.11, № 4 (автордаш).