Биографиясе

1930 елның 29 июле, Арча районы Үгез-Елга авылы – 2001 елның 28 июне, Арча районы Шушмабаш авылы.

Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Кызыл Юл районының «Шушма» колхозында башлый.

1957–1959 елларда Казахстан ССРның Күкчәтау өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша, 1959–1991 елларда Арча районының «Северный» совхозында эшли.

Техниканы камил белә, җирне сукалау һәм чәчү вакытында 2–3 смена нормасын үти.

Герой исеме игенчелек продуктларын җитештерүдә һәм дәүләткә сатуда 9 нчы бишьеллык (1971–1975 еллар) планны үтәүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

1978–1983 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Арчада Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясында Ш.С.Сәгъдуллин бюсты куелган.

Хезмәтләре

Туган җирем – язмышым. Казан, 1986.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой славы – наши земляки. Казань, 2003.