- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 20 км төньяктарак, Урман Зәе елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Николаевка, Пасмурово исеме белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Пасмуровлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек, һәм терлекчелек, чабата үрү һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, умартачылык, олаучылык таралган була, алпавыт Пасмуровлар утарында көнлекче булып эшлиләр.
1882 ел мәгълүматларына караганда, авылда поташ һәм аракы куу заводлары эшли. 1901−1914 елларда авылда Стахеевларның Яңа Никольский аракы куу заводы була.
XX йөз башында авылда Никольский чиркәве (1831 елда алпавыт Пасмуровлар акчасына төзелә), чиркәү-приход мәктәбе (1831−1879 еллар), земство мәктәбе (1877 ел, 1889 елда 50 ир бала һәм 22 кыз бала укый, 1908 елда – 46 ир бала һәм 21 кыз бала), икмәк саклау һәм сату кибете, 3 су тегермәне (1870, 1896, 1912 еллар), аракы куу һәм поташ заводлары, казна шәраб һәм 6 бакалея кибете эшли; якшәмбе көннәрендә базар, 6 май һәм 6 декабрьдә ярминкә була.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 544,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге үзәге.
Авылда “На штурм” колхозы, соңыннан “Авнгард” колхозы оештырыла.
Халкы күбесенчә “Сосновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1930 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, 1931 елда – тулы булмаган урта, 1959 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта, 1995 елда – урта мәктәп – балалар бакчасы, 1998 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.
Авылда балалар бакчасы (1985 ел), мәдәният йорты (1977 ел), китапханә, Изге Николай Чудотворец чиркәве (2012 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Березка” фольклор коллективы эшли (1984 елдан, 2015 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Н.П.Гузь).
Авылда 3 чишмә төзекләндерелгән.
Алпавыт И.К.Пасмуров утары сакланган (XIX йөх архитектура истәлеге).
Авыл янында археология истәлеге – Яңа Никольский туктаулыгы табыла (соңгы бронза чоры).
Д.Е.Костюнин (1928−2004) – нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин ордены, “Почет билгесе” ордены кавалеры.
1795 елда – 195,
1859 елда – 626,
1870 елда – 862,
1884 елда – 998,
1897 елда – 1199,
1905елда – 1045,
1913 елда – 1168,
1920 елда – 1284 (Демьянова, Сосновка авылларын, полковник Маслов хуторы халкын кертеп),
1926 елда – 927,
1938 елда – 947,
1949 елда – 544,
1958 елда – 435,
1970 елда – 280,
1979 елда – 259,
1989 елда – 351,
2002 елда – 463,
2010 елда – 499,
2015 елда – 539 кеше (руслар – 68%, татарлар – 26%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.