Биографиясе

XIX йөз ахыры – 1926 елның 15 мае.

Танылган сәнәгатьче Дибердиевләр нәселеннән.

Казанда, Уфада һәм башка шәһәрләрдә яши.

Абыйлары белән берлектә Сембер губернасында фабрикалар хуҗасы була. Мәчетләр төзүгә, җәдит мәдрәсәләренә акчалата ярдәм күрсәтә. Санкт-Петербургта мәчет салу өчен акча җыю комитеты әгъзасы була. Хаҗ кыла.

Татар вакытлы матбугаты битләрендә дини реформага кагылышлы мәкаләләр бастыра.

Иҗатында шагыйрь Аллаһияр Суфи йогынтысы сизелә. «Эшче намазы» (1910 ел), «Олугълык нәрсәдә? Шәрекъ хикәясе» (1912 ел) әсәрләре авторы.

Әсәрләре

[Муллалар, имамнар хакында] // Шура. 1917. № 10;

Җомгада мөнбәр азаны хакында // Шура. 1917. № 13.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М., Таиров Н. Дибердиевләр шәҗәрәсе // Татарстан. 1997. № 12;

Таиров Н. Благотворительность фабрикантов Дебердиевых // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. № 3/4.

Авторлар – Н.И.Таиров, А.М.Ахунов