50 гә якын төре билгеле; нигездә, Төньяк Америкада, берничә төре Европа, Азия һәм Африкада таралган.

ТР территориясендә бер төре – София торна кузгалагы (D. sophia) бар, республиканың бөтен территориясендә очрый. Буш, яткын җирләрдә, чүплекләрдә, юл буйларында үсә.

25-100 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Тамыры нәзек, орчыксыман. Сабагы туры, нык төкчәле. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр каурыйсыман. Үсемлек соры-яшел төстә, тармаклы төкчәләр белән капланган. Чәчәкләре вак, аксыл-сары. Җимеше – көрән төстәге бик күп вак орлыклы кузакчык. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 800 меңгә кадәр орлык бирә), орлыклары туфракта 4-5 ел шыту сәләтен югалтмый.

Орлыгында гликозид, май бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсен эч йомшарту һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар.

Торна кузгалагы орлыгы тәмләткеч сыйфатында файдаланыла.