Биографиясе

1855 елның 19 августы, Вологда губернасы – 1917 елның 16 марты, Казан.

В.А.Манассейн шәкерте.

1880 елда Санкт-Петербург Медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1886 елдан Казан университетында, шәхси патология һәм дәвалау, 1903–1912 елларда госпиталь терапиясе кафедралары мөдире, бер үк вакытта земство хастаханәсенең өлкән табибы һәм 1897 елдан Казан губернасы фельдшерлар мәктәбе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ашказаны авыруларына диагноз кую һәм дәвалауга, бизгәкнең матдәләр сеңүенә һәм алмашына тәэсирен өйрәнүгә карый.

Н.А.Засецкий туберкулёз клиникасын һәм кымыз белән дәвалауны өйрәнә.

Хезмәтләре

Лекции по частной патологии и терапии внутренних болезней. Казань, 1896;

К вопросу о введении санитарной организации в Казанской губернии. Казань, 1912.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Материалы к истории кафедры частной патологии и терапии императорской Военно-медицинской академии (1798–1898). Санкт-Петербург, 1898. Ч. 2.