1995 елда оеша. 1996 елдан Халыкара Пен-клуб әгъзасы (P.E.N., ингл. кыскартылган, poets — шагыйрьләр, essayists — очеркистлар, novelists — романистлар, 1921 елда төзелә). Аның хартиясенә буйсына, лингвистика һәм әдәби тәрҗемә комитетларының эшчәнлегендә актив катнаша. Ел саен уздырыла торган бөтендөнья язучылар конгрессларында, төрле халыкара һәм региональ әдәбиятчылар форумнарында, хокук яклауга юнәлдерелгән акцияләрдә катнаша.

Татар әдәбиятын инглиз телендә бастырып чыгара. 2014 елда 30 әгъзасы бар. Президентлары — Т.Г.Миңнуллин (1995–2010), Р.И.Вәлиев (2010–2023), З.М.Мансуров (2023 елдан).