ВКП(б)ның Мәскәү комитеты Мәскәү өлкәсе бюросы, күмер чыгаручылар профсоюзы өлкә комитеты һәм «Мәскәү-күмер» берләшмәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1932 елның 16 сентябреннән 1933 елның 24 июненә кадәр Мәскәү өлкәсенең Донской эшчеләр посёлогында татар телендә нәшер ителә, барысы 38 саны чыга.

Беренче 4 саны 1932 елда «Московская кочегарка» газетасы битләрендә рус телендә басыла.

Мәскәү өлкәсе күмер бассейнында эшләүче татар эшчеләренә атап чыгарыла.                     

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Автор – Т.М.Насыйров