1912 елның 3 маеннан 1914 елның 2 февраленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 583 саны чыга.

Төрле елларда наширләре һәм мөхәррирләре — Д.З.Горностаев, К.Н.Тимофеев.

Редакция газетаны бернинди дә сәяси төркемгә бәйле булмаган, прогрессив юнәлешле басма дип тәгаенли. Ул «кыска күләмдәге язмада да күп мәгълүмат бирүне, яшәү урынында, дәүләт эчендә һәм чит илләрдә барган вакыйгаларны мөмкин кадәр тулырак чагылдыруны» төп бурыч итеп куя.

Газета битләрендә шәһәр үзидарә органнары утырышларының хисаплары басыла, Казан шәһәр думасының хуҗалык-икътисади, шул исәптән Идел аркылы тимер юл күпере төзүгә кагылышлы мәсьәләләр җентекләп яктыртыла.

Соңгы битендә шәһәрнең дәвалау учреждениеләре адреслары урнаштырыла. Петербург телеграф агентлыгы телеграммалары, Балкан сугышы, Россиянең Атланта илләре белән мөнәсәбәтләре турындагы үз хәбәрчеләре хәбәрләре, Россия һәм чит ил басмаларыннан күчерелгән язмалар бастырыла.

Арзан бәясе, аңлаешлы гади телдә нәшер ителүе аркасында газета халык арасында абруй казана.

Автор — Г.Р.Заманова