Эчтәлек

Көньяк-көнчыгыш чик буйларын саклауда катнашу өчен оештырыла.

Баштарак 16 кантонга бүленә, шуларның 11 е башкорт һәм 5 се мишәр кантоны. Аерым Оренбург корпусы командирына буйсына. Гаскәрдә 20 яшьтән алып 50 яшькәчә булган башкорт һәм мишәр-татарлар чиратлашып хезмәт иткән, 1855 елдан алар сафына типтәр һәм бобыльләр дә кергән (шул елдан Башкорт-мишәр гаскәре Башкорт гаскәре дип кенә атала башлый). Гаскәргә беркетелгән кешенең үз аты, ияре, коралы булган, өйдән аерылып чик буе сагына баручыны берничә йорт берләшеп озаткан. Чик буе сагында тору 6 ай дәвам иткән (бер команда кайткач, икенчеләр киткән).

Башкорт-мишәр гаскәре матди яктан башкорт һәм мишәрләр исәбенә тәэмин ителгән (җан башыннан 25 тән 75 тиенгә кадәр). Хезмәт урынына киткәндә һәр гаскәригә җәмәгать 8 пот он һәм 1 пот ярма бүлеп биргән. 1798–1848 елларда Оренбург чик буен саклау өчен ел саен 5,5 меңгә кадәр кеше җибәрелгән. шулай ук Себер чик буен сакларга, Себер һәм Златоуст трактына һәм Россиянең көнбатышындагы Бессарабия чик сызыгын сакларга да Башкорт-мишәр гаскәренән командалар җибәрелгән (1828–1833).

Шулай ук алар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә полиция вазифасын башкаруга да җәлеп ителгәннәр. 1805 елда Җаек казаклары, 1823 елда Касли һәм Кыштым заводлары эшчеләренең баш күтәрүләрен бастыруда да катнашалар. 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813–1814 еллардагы Көнбатыш Европа явында Башкорт-мишәр гаскәренең 20 полкы, 1828–1829 еллардагы рус-төрек, 1839 еллардагы Хива һәм Казакъ ханлыкларын яулау һәм 1853–1856 еллардагы Кырым сугышларында 2 шәр полк катнаша.

1865 елда таркатыла.

Башкорт-мишәр гаскәре командирлары: генерал-майор С.Т.Циолковский, генерал-майор Н.В.Балкашин, генерал-майор Г.В.Жуковский, полковник Н.П.Беклемишев һ.б.

Әдәбият

Асфандияров А.З. Введение кантонной системы управления в Башкирии // Из истории Башкирии. Уфа, 1968.

Автор – И.Р.Вәлиуллин