Тарихы

1619 елдан Анел авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новая Головина, Новая (Большая) Семён Головина. Еныли буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үтиләр. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1872 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1891 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1911 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы училищесе итеп үзгәртелә.

1899 елда фельдшерлык пункты ачыла (участок фельдшеры – П.Т.Платонов).

XX йөз башында авылда Петр һәм Павел чиркәве (1907 елда төзелә; 1930 елларда ябыла, бинасында склад, клуб урнаша; 1996 елда реставрацияләнә, 2010 елдан эшли; дини архитектура истәлеге), 2 мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, тегермән, тимерче алачыгы, юлаучылар йорты, трактир, харчевня, 2 сыра, казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете була, һәр шимбәдә базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1135,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Яңил авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл сукачы” колхозы (беренче рәисе – М.Филиппов) оештырыла, 1950 елдан – М.Вахитов исемендәге колхоз (Яңил авылы), 1992 елдан – Вахитов исемендәге крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Яңил авылы) составында.

Халкы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, крәстиян-феремер хуҗалыкларында, май заводында эшли, кырчылык һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – колхоз яшьләре мәктәбе, 1931 елда – җидееллык, 1955 елда урта мәктәп (1977 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Анда Балыклы, Тарлау, Чишмәбаш, Ядегәр авылы балалары укый.

Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (1987 елдан, оештыручысы – Г.Х.Хурамшин, экспонатлар җыю 1960 елдан Г.Н.Иванова башлангычында алып барыла).

1936 елда авылда МТС ачыла, 1959 елда аның җирлегендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе булдырыла (21 нче УМСХ), уку срогы 1 ел була. 1962 елда – авыл һөнәри-техник училище (10 нчы СПТУ), 2000 елда – лицей, 2009 елда Кукмара аграр көллияте итеп үзгәртелә. Көллият территориясендә уку корпусы, тулай торак (1978 елда), хезмәткәрләр өчен фатирлар (1960 елларда) төзелә.

Көллият каршында Г.Х.Хаҗиев башлангычы белән 1991 елдан – “Кар десанты” отряды, 2005 елдан – “Олимп” спорт комплексы, 2006 елдан һөнәри-техник белем бирү үсеше тарихын чагылдырган музей (оештыручылары: Р.С.Газизуллин,Д.М.Гадиятуллина, Р.Г.Дунаева,Т.Г.Гарипов) эшли.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, балалар бакчасы (беренче балалар бакчасы сугыш елларында ачыла, 1970 елда яңа бина төзелә, 2016 елдан мәктәпкәчә төркем була), китапханә (1949 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан), мәчет (2004 елдан), Петропавел чиркәве (1907 елдан), “Туган як” кафе-кунакханәсе, спорт мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Кыңгырау” балалар хореография коллективы (2013 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Юлаучы чишмәсе”, “Кыйбла чишмәсе”, “Мулла чишмәсе”.

1941 елның декабреннән 1942 елның март азагына кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 600 нче укчылар полкы штабы урнаша.

Авыл зираты территориясендә XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Рәшит Бәшәр (1949 елда туган) – шагыйрь, журналист, “Мәйдан” журналында бүлек мөхәррире һәм җаваплы секретарь (2001–2010 елларда), Э.Касыймов, С.Сөләйманова, А.Алиш исемендәге әдәбият бүләкләре лауреаты;

Г.А.Шәрәфиев (1951–2014) – драма актеры, ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 179 ир-ат,
1859 елда – 655,
1897 елда – 835,
1908 елда – 977,
1920 елда – 979,
1926 елда – 1019,
1938 елда – 1081,
1949 елда – 813,
1958 елда – 727,
1970 елда – 642,
1979 елда – 621,
1989 елда – 639,
2002 елда – 592,
2010 елда – 588,
2017 елда – 627 кеше (татарлар).