Биографиясе

1904 елның 2 октябре, Казан губернасы, Цивиль өязе Иске Урмар авылы – 1949 елның 30 мае, Казан шәһәре.

1927 елда Казан университетын тәмамлый.

1928 елдан В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә эшли, 1941 елдан астрономия бүлеге мөдире.

Халыкара астрономия берлеге комиссиясе әгъзасы (1948).

Хезмәтләре Айның рәвешен һәм әйләнүен өйрәнүгә карый. Айның даими физик либрациясенең даимилеген билгели. Айдагы бер кратерга Белькович исеме бирелә.

Хезмәтләре

Определение силы тяжести в области Вятских Увалов и на Урале в 1931 г. // Ученые записки Казанского университета. 1932. Т. 92.

Результаты обработки наблюдений покрытий звёзд Луною за 1939–1940 гг. // Бюллетень Астрономической обсерватории им.В.П.Энгельгардта. 1943. № 23 (автордаш).

Физическая либрация Луны. Казань, 1949.

Автор – О.И.Белькович