Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 3,4 мең кв.км. Үзәге – Ташлы авылы (Оренбургтан 260 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24602 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 1314 кеше (1979 елда – 1578, 1989 елда – 1412, 2002 елда – 1580, 2010 елда – 1314 кеше).

Татарлар, башлыча, Ташлы (2016 елда – 333 кеше), Бәшир (231), Имангол (153), Широкое (120) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

2000 елларда Бәшир авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла, авыл китапханәсе фондында татар язучылары китаплары саклана. Бәшир һәм Ташлы авылларында мәчетләр эшли.

Ташлы районы территориясендә «Татнефть» –«Илекнефть» АҖ бүлекчәләре нефть чыганакларын үзләштерү белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Ташлы районында физика-математика фәннәре докторы Р.Ә.Әбүсев (Имангол авылы), филология фәннәре докторы, Казахстан ССРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре Х.Х.Мәхмүдов (Бәшир авылы) туган.