Эчтәлек

Сатира һәм ирониядән аермалы буларак, юмористик характердагы әсәрләрдә автор үз героен аклый. Юмор битлеге астында вакыйгаларга җитди мөнәсәбәт яшерелә. Көлү аша герой акланып кына калмый, шул ук көлү ярдәмендә аңа соклану һәм аны данлау да яшерелә, бу аны сурәтләүдә берьяклылыктан котылырга мөмкинлек бирә.

Татар юморы фольклорга, аерым алганда, шаян җырларга, хайваннар турындагы җырларга, мәсәлләргә барып тоташа.

ХХ йөз башында Ю. Г.Тукай лирикасына, Ф.Әмирхан, Г.Гобәйдуллин прозасына, К.Тинчурин («Назлы кияү»), Г.Камал («Зәңгәр шәл») һәм Ш.Камал («Хаҗи әфәнде өйләнә») комедияләренә үтеп керә. Әлеге дәвер әсәрләре өчен милли характерның үзенчәлекләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашны тасвирлаганда «күз яшьләре аша көлү» хас.

Татар әдәбиятында юморның чәчәк аткан вакыты совет чорына туры килә. Г.Афзал, З.Мансур, Ш.Галиев, Ф.Баттал, соңрак К.Кәримов, З.Хәкимнең юмористик әсәрләрендә көлүнең бөтен төрләре очрый (кайвакыт ул үткен сатирага әверелеп китә). Юморлылык һәм җитдилек Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Мингалим, И.Юзеев, Ф.Яруллин һ.б. иҗатларында уңышлы ярашалар.

Әдәбият      

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К., 2007.

Автор — А.А.Шәмсутова