Биографиясе

1946 елның 13 феврале, Менделеев районы Камай авылы – 2001 елның 16 сентябре, шунда ук җирләнгән.

Казан консерваториясен (В.Лазько классы) вокал буенча тәмамлый (1974 ел).

1975–1994 елларда Татар филармониясе, 1997 елдан «Татарстан» ДТРК эстрада-симфония оркестры солисты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Вафирә Гыйззәтуллина. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

В.М.Гыйззәтуллина үзенең репертуарына татар халык, дөнья халыклары җырларын, татар композиторларының (С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Р.Еникиев, М.Макаров) вокаль әсәрләрен кертә.

Соло концертлары арасында «Өмет», «Тормышым һәм бәхетем – җырларда», «Горурлык һәм мәхәббәт», Тукайның 100 еллыгына, С.Сәйдәшевнең 90 еллыгына, шагыйрә С.Сөләймановага, хатын-кызларга багышланган һәм башка программалар бар.

Ачык матур тавышка, күркәм тышкы кыяфәткә, нечкә лирик хис белән һәм күңел җылысын биреп җырлау сәләтенә ия.

В.М.Гыйззәтуллина иҗаты – татар концерт эстрадасында милли академик җырлау сәнгатенең халык һәм эстрада музыкасының иң югары үрнәкләрен үз эченә алган үзенчәлекле күренеш.

Җырчы буларак, гомумхалык мәхәббәтен яулый.

1990 еллардан милли мәдәниятне һәм сәнгатьне яңадан торгызу һәм үстерү өчен барган хәрәкәттә актив катнаша. Россия шәһәрләрендә һәм күп кенә чит илләрдә (Австрия, Германия, Польша, Төркия, АКШ, Куба) гастрольләрдә була. Радиодан һәм телевидениедән даими чыгышлар ясый.

«Татарстан» ДТРК фондларында В.М.Гыйззәтуллина башкаруындагы 50 дән артык халык җыры һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре язмалары бар.

Воронежда узган Вокалистларның бөтенроссия конкурсы (1974 ел), Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале конкурсы (Гавана, 1978 ел) лауреаты.

Әдәбият

Мулланурова Р. Иреккә омтылу // Сөембикә. 1991. № 11;

Тимбикова К. Сәхнәләрдә йолдыз // Казан утлары. 1991. № 3.

Автор – М.П.Фәйзуллаева