Биографиясе

1951 елның 7 мартында Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973 ел), шунда ук эшли. 1980 елдан Казан технология университетында, азык-төлек җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире (1997 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре микроорганизмнар үсешендә биостимуляторлар йогынтысын өйрәнүгә һәм биологик актив матдәләр биосинтезына карый. О.А.Решетник тарафыннан микроб күзәнәкләренә синтетик антиоксидантлар һәм нуклеодеполимераза ферментлар хәрәкәтенең мөмкин булган механизмнары өйрәнелә; специфик булмаган хәрәкәт биостимуляторларын куллану нигезендә бер күзәнәкле организмнар аксымы, шулай ук аминокислоталар алу технологияләре камилләштерелә.

Уйлап табуга 15 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.

М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы бүләге лауреаты (1978 ел).

Хезмәтләре

Влияние антиоксиданта на рост и состав липидов дрожжей Saccharomyces cerevisiae в различные фазы развития культуры // Изв. РАН. Сер. биол. 1997. № 2 (автордаш).

Оценка эффективности хлебопекарного улучшителя окислительного действия // Хлебопродукты. 1999. № 8.

Эффективность использования янтарной кислоты в производстве ликёроводочных изделий из плодово-ягодного сырья // Изв. вузов. Пищевая технология. 2001. № 2/3 (автордаш).