- РУС
- ТАТ
Аллерголог, медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1978), ТАССРның атказанган табибәсе (1974). Казан клиник аллергология мәктәбенә нигез салучы
1924 елның 1 апреле, Рязань өлкәсенең Ермишин районы Әҗи авылы – 2010 елның 2 августы, Казан.
1947 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Теләче авылында хастаханә мөдире булып эшли.
1954 елдан Казан медицина институтында. 1970–1994 елларда Казан ГИДУВында, 1980 елдан аллергология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта Казан шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе, 1972–1997 елларда Татарстан Республикасының штаттан тыш баш аллергологы.
1997 елдан Татарстан Республикасының Аллергология үзәгенең баш консультанты.
Аллергология авыруларының килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнә һәм аллергологик авыруларны махсус һәм махсус булмаган дәвалау ысулларын эшли. Аллергиягә каршы препаратларны: кеше иммуноглобулинын (1982), гистосероглобулинны (1990) гамәлгә кертә (бергәләп).
Беренче булып гөмбәле һәм бактериаль аллергенлы аэрозоль ярдәмендә дәвалауны тормышка ашыра. Бронхиаль астма авыруын күгәрек һәм чүпрәсыман гөмбәләр белән дәвалау схемасын эшли, бронхиаль астманың экологик факторларга бәйлелеген билгели.
Бурнашева – Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә аллергология хезмәтен оештыручылардан.
Хронический холецистит и аллергическая реактивность организма. Казань, 1969 (автордаш).
Аллергия и заболевания желчного пузыря. Казань, 1982 (автордаш).
Позднякова А. Для тебя, жизнь // Советская Татария. 1972. 30 мая.
Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.