- РУС
- ТАТ
Педиатр, медицина фәннәре докторы (1955), профессор (1959), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1964, 1970)
1912 елның 10 феврале, Казан – 1990 елның 8 октябре, шунда ук.
Профессор Е.М.Лепский шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1933), Мордва АССРның Ромодан хастаханәсендә эшли.
1937 елдан Казан ГИДУВында.
1941–1944 елларда Казан госпитальләрендә хәрби табиб.
1944–1985 елларда Казан медицина институтында, факультет педиатриясе кафедрасы мөдире (1955–1980), бер үк вакытта, 1955–1960 елларда, педиатрия факультеты деканы.
Хезмәтләре рахит һәм рахитсыман авырулар патогенезына, бу авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысулларына, сөяк эченә кан салуга карый. ТАССР Балалар табибләре җәмгыяте рәисе (1959–1980).
«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
К изучению баланса никотиновой кислоты у здоровых детей. Казань, 1951.
Рахит, его профилактика и лечение. Казань, 1963.
Профессор Клавдия Андреевна Святкина // Казан. мед. журн. 1982. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.