Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 27,4 км, бассейнының мәйданы 218,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага, Алексеев районында. Елга башы – Коры Көрнәле авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Юеш Көрнәле авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елганың түбәнге агымнары Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 130 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Көрнәленең 0,6 дан алып 11,6 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,17 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Корылык вакытында елганың аерым урыннары кибә.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Көрнәле бассейнында гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.