- РУС
- ТАТ
төрки-татар мифологиясендә һәм фольклорында иң архаик һәм гаять киң таралган затлардан берсе
Башка халыклар мифологиясе һәм фольклорында да тиңдәшләре очрый.
Бик борынгы төрки-татар үрнәкләрендә елан культы, аны илаһилаштыру, аңа табыну күзәтелә. Елан образы күпйөзле. Еланнар патшасы Ак елан – кешеләргә дусларча мөнәсәбәттә, ә Кара елан адәм баласы өчен куркыныч бер зат итеп сурәтләнә. Ак елан белән Кара елан көрәше – киң таралган мифологик һәм фольклор сюжетларының берсе. Эпик герой, гадәттә, Ак еланга ярдәмгә килә, Ак елан да аны яклый. Геройга шулай ук йорт еланы да (кешеләр янында яши торган елан) ярдәм итә.
Татарларда бүгенге көндә дә ишегалдында ак елан очраса – бәхеткә, кара елан очраса – кайгыга дигән ышану яши.
Күп кенә төрки халык әкиятләрендә елан кешеләрнең ярдәмчесе һәм яклаучысы буларак очрый (татар әкияте «Ятим бала», башкорт әкиятләре «Быжыр Мәргән», «Көтөүсе» һ.б.).
X–XII йөзләрдә болгарларның елан турындагы күзаллаулары Ибне Фазлан һәм әл-Гарнати тарафыннан тасвирлана. Вакыт үтү белән мифология һәм фольклорда елан образы көчле үзгәреш кичерә: урта гасырларның башлангыч чорында төрки-татар мифологиясендә ул явыз, хәйләкәр һәм бик куркыныч дошман буларак күз алдына килеп баса. Бу Казанга нигез салу урынын сайлап алуга багышланган риваятьләрдә (Елантау), татар әкиятләрендә («Утыз ул», «Алтын башлы, көмеш беләкле», «Ярлы егет белән Юха елан»), мәкаль һәм әйтемнәрдә (мәсәлән: «Елан кабыгын салса да, йөрәген үзендә калдыра») чагыла.
Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.;
Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан 1987;
Урманче Ф. Ак елан һәм еланнар // Фольклор теле – шигърият теле. Казан, 2001;
Путешествие Ибн Фадлана на Волгу. М., 1939;
Авеста в русских переводах (1861-1996). СПб., 1997.
Автор – Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.