Эчтәлек

1870 елның 24 июле, Терек өлкәсе Кизляр шәһәре – 1933 елның 14 июле, Мәскәү.

Мещаннар катлавыннан.

1880 елларда Казан реаль училищесендә укый.

1888–1889 елларда Н.Е.Федосеевның марксистлар түгәрәге әгъзасы. Кулга алынганнан соң 1889 елда  Казаннан сөрелә; 1892 елда әйләнеп кайта.

1893 елда эшчеләр һәм студентлар арасында революцион пропаганда алып барган өчен кабат кулга алына һәм Самара шәһәренә сөрелә. Анда В.И.Ленин белән таныша һәм ул оештырган марксистлар түгәрәгенә керә. 1894 елда «Казан эше» буенча төрмәгә ябылуга хөкем ителә, аннан соң аңа ачык күзәтү билгеләнә.1895 елдан Екатеринославта «Эшче классны азат итү өчен көрәш берлеге»н булдыруда, РСДРП ның 1 нче съездына әзерләнүдә катнаша.

1900 елдан «Искра» газетасы агенты. 1903–1914 елларда Одесса, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә революция эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1917 елның октябреннән дәүләт һәм хуҗалык эшендә, 1922–1929 елларда РСФСР ның Мәгариф халык комиссариатында Баш сәяси агарту бүлеге мөдире. «У истоков большевизма» (1-2 чыг., М. – Л., 1930–32) истәлекләре авторы.

Әдәбият

Политическая каторга и ссылка: Биогр. справ. членов Общества политкаторжан и ссыльнопоселенцев. М., 1934; 

В борьбе за народное дело: Биобиблиогр. справ. Куйбышев, 1982. Кн. 1.

Автор – Е.Б.Долгов