Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шонталы исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.

XVIII йөз ахырында Берёзовка авылын императрица Екатерина II кенәз П.Дадьянга бүләк итә, 1815 елдан соң алпавыт Толстойлар карамагында.

1891 елда авылда укырга-язарга өйрәтү ир балалар башлангыч мәктәбе ачыла (20 бала укый), 1903 елда үз бинасында земство мәктәбе (30 ир бала һәм 20 кыз бала укый) ачыла.

ХХ йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1122 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Иске Шонталы авылының Рождествено чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Родники авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1931 елдан – «Победа Сталина» колхозы, 1957 елдан – Бутлеров исемендәге совхоз, 1965 елдан –  «Родники» совхозы (1996–2002 елларда «Родники» күмәк предприятиесе) составында.

Күренекле кешеләре

Ф.И.Галкин (1902 – 1977 елдан соң) – совет хәрбие, танк гаскәрләре генерал-майоры, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 239 ир заты;
1859 елда – 469,
1897 елда – 626,
1908 елда – 709,
1920 елда – 915,
1926 елда – 786,
1938 елда – 381,
1949 елда – 205,
1958 елда – 191,
1970 елда – 188,
1979 елда – 114,
1989 елда – 53,
2002 елда – 35,
2010 елда – 20,
2015 елда – 9 кеше (руслар).