Эчтәлек

Биографиясе

1941 ел, Минзәлә районы Яңа Маҗын авылы – 2011 елның 12 октябре, Мәскәү.

Милли көрәш буенча ТАССР (1960–1961), самбо буенча СССР (1968, 1971, 1975, 1978–1979), Европа (1972), дөнья (1975, 1982) чемпионы, СССРның абсолют беренчелегендә (1974, 1977), СССР халыклары спартакиадасында (1975, 1979),  «Красная звезда» газетасы призына бөтенсоюз ярышларында (1989) җиңүче, Дөнья кубогы иясе (1982).

Дзюдо буенча Европаның абсолют чемпионы (1971), дөнья чемпионатында (1971), Олимпия уеннарында (1972, ачык беренчелектә) көмеш медаль, Европа чемпионатында (1971) бронза медаль ала.

1970 еллардан Мәскәүдә яши.