Биографиясе

1890 елның 7 феврале, Казан – 1944 ел, шунда ук.

Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый (1910), Сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесендә укый (1912).

Казан архитектура-сәнгать остаханәсендә укыта, анатомик рәсем һәм рәсем төшерү классларын җитәкли (1920–1926).

«Всадник» берләшмәсе әгъзасы (1919–1924).

1927–1941 елларда Мәскәүдә яши, урта мәктәптә укыта.

Вильковиская В.Э. Яр. 1921

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Вильковиская В.Э. Әнием портреты. 1922

Кәгазь, ксилография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Акварель, пастель, карандаш техникасында башкарылган пейзажлар, натюрмортлар авторы; офорт, ксилография белән шөгыльләнә.

Сәяси плакатлар (1919), экслибрислар (1920 еллар), чигү өчен эскизлар (1930 еллар) ясый. Казанның мәдәният эшлеклеләре («П.П.Беньков», «П.М.Дульский», «Ф.П.Гаврилов» һәм башкалар) портретлары сериясен иҗат итә (1920 еллар башы).

Вильковиская В.Э. Зөя каласы. Успение соборы. 1922

"Всадник" графика альманахының 3 нче номерыннан бер бит. Кәгазь, төсле линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

1914 елдан күргәзмәләрдә, шул исәптән «Җирле һәм чит өлкәләр рәссамнарының периодик күргәзмәсе»ндә (Казан, 1916), Казанда узган Беренче дәүләт фән һәм сәнгать күргәзмәсендә (1920), «Всадник» графиклар коллективының 1 нче күргәзмәсендә (1920, Казан), «Рус ксилографиясе 10 ел эчендә» күргәзмәсендә (Ленинград, 1927) һәм башкалар катнаша.

Шәхси күргәзмәсе Казанда 1925 һәм 2018 елларда уза.

Вильковиская В.Э. Әбием Н.С.Арбузова портреты. 1917

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әдәбият

Дульский П.М. Вильковиская Вера Эммануиловна: выставка картин. 1912–1925. Казань, 1925.

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. М., 1972. Т. 2.

Каталог выставки произведений художников Татарии 20–30-х гг. Казань, 1990.

АвторЕ.П.Ключевская