Биографиясе

1893 елның 5 гыйнвары, Хаген шәһәре, Германия — 1957 елның 30 октябре, Берлин.

Гамбург һәм Париж студияләрендә укый (1911–1913).

Эссен (1922 елдан), Париж (1933), Мәскәү (1934 елдан), Казанда (1941 елдан) эшли.

Портрет һәм мемориаль скульптура остасы. Казанда яшәгән вакытта гипстан иҗат иткән тематик скульптуралар композицияләре: «Фашизм» (1943), «Горький Казандагы икмәк кибете хуҗасы Семёновта» (1946), «Революция» (1947), «Татар крәстиян хатыны» һәм «Татар эшчесе» (икесе дә — 1947), шулай ук Казан Зур драма театры фойесы өчен К.С.Станиславский, В.И.Немирович-Данченко, В.И.Качалов, Л.П.Милова һ.б.ның портрет бюстларын (барысы да — гипс, 1950) ясый.

Казандагы Татар опера һәм балет театры бинасында күпертеп ясау техникасы белән рельефлы бизәк төшерә (1951). Равенсбрюкта фашизм корбаннарына багышланган һәйкәл авторы (бронза, 1956–1959).

Германия сәнгать академиясе әгъзасы (1952), ГДР Милли бүләге лауреаты (1959).

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: Биогр. справ. К., 1975;

Will Lammert. Dresden, 1963.