- РУС
- ТАТ
1. Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенең шәрәфле титулы (аның оныгы Хөсәен нәселенә барып тоташкан сәедләр тармагы аеруча хөрмәтләнә). 2. Татар ханлыкларында (Казан, Касыйм, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыкларында), Нугай Урдасында мөселман руханилары башлыгы
Идел буенда беренче тапкыр Алтын Урда чорында күренә: мәгълүм булганча, ислам Үзбәк хан тарафыннан дәүләт дине итеп игълан ителгәндә, Сәед-Ата катнаша. Нәтиҗәдә, сәедләр татар ханнарының хакимлек итүче төркеменә керәләр, дәүләт эшләрендә, дипломатик сөйләшүләрдә, хәрби походларда, хан сайлаганда, аңа ант иткәндә катнашалар.
Казан ханлыгы сәедләре: Тәвәккәл, Касыйм (1492 елга кадәр), Бураш (1491–1507 елларда, башка чыганаклар буенча, 1524 елга кадәр), Шаусәен (Шаһ-Хәсән) (1512 елдан), Боерган Сәед (1524–1546 елларда булуы ихтимал), Мансур (1546–1552; Д.М.Исхаков фаразлавынча, 1546–1551 елларда Колмөхәммәд сәед була), Колшәриф (1551–1552). Казан ханлыгында сәед турында соңгы хәбәр (Хөсәен) 1554 елга карый. Хәзерге татар телендә «сәед» сүзе ялгызлык исемнәрдә компонент буларак очрый (Мирсәед, Сәетгали, Сәетәхмәт һ.б.).
Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.
Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах: В 4 ч. СПб., 1863–87.
Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923;
Исхаков Д.М. Сеиды в позднезолотоордынских татарских государствах. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.