Биографиясе

1885 елның 12 сентябре, Тобол губернасы Ишем шәһәре — 1956 елның 27 марты, Мәскәү.

Томск технология институтын тәмамлый (1912).

1913–1920 елларда Суджа шахтасында (Томск шәһәре) техника бүлеге башлыгы.

1920–1923 елларда Томск технология институтында.

1923–1927 елларда Ивано-Вознесенск политехник институтында (1923–1924 елларда машина детальләре кафедрасы мөдире, 1924 елдан профессор).

1927–1935 елларда Мәскәү механика институтында.

1935–1954 елларда Казан авиация институтында машина детальләре кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре механикага һәм машиналар белеменә карый. Материаллар каршылыгы өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сопротивление материалов: В 2 ч. М., 1929–30;

Детали машин. М., 1935; Цилиндрические зубчатые колёса Бакенгем. М., 1935.