2-3 айлык педагогика сыйныфлары (1920 ел) базасында 1930 елда Арча агропедтехникумы буларак ачыла, 1937 елдан башлангыч сыйныф укытучылары һәм өлкән пионер вожатыйлары әзерләүче педагогик училище (1946 елда – татар шагыйре Г.Тукай исеме бирелә), 1995 елдан – хәзерге исемдә.

2013 елның 25 ноябрендә «Мәктәп – колледж – югары уку йорты» укыту принцибын гамәлгә ашыру өчен педагогик профильле 7-9 гимназия сыйныфлары ачыла.

Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем бирү, музыкаль белем бирү, компьютер системаларында программалаштыру.

2019/2020 уку елында 912 укучы, 81 укытучы исәпләнә.

2014 елда уку йортына милли кадрлар әзерләү буенча тармак ресурс үзәге статусы бирелә, аның бурычлары – һөнәри белем бирү системасында этно-мәдәни укытуны саклап калу һәм үстерү.

1999 елда көллият каршында «Әлифба» музее ачыла.

Аны тәмамлаучылар арасында Г.А.Ахунов, М.С.Мәһдиев, Ф.М.Миңнуллин, И.К.Хәйруллин, С.Ф.Шакир.