Биографиясе

1930 елның 20 октябре, Баулы районы Исергәп авылы –  2006 елның 15 октябре, Мәскәү, туган авылында җирләнә.

Бөгелмә укытучылар институтын (1951), Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтын (1959), СССР Госпланының югары икътисад курсларын (1973) тәмамлый.

Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия илчелекләрендә эшли.

Шәрекъ илләрендә алган тәэсирләрен көндәлек дәфтәренә теркәп бара, 2000 елда бу язмалар «6000 көн чит илләрдә» исеме белән китап булып басылып чыга.

1997 елдан «Татарские новости» (Мәскәү) газетасында баш мөхәррир урынбасары.

Әдәбият      

Вәлиев Р. Гомерлек мосафир // Казан утлары. 2000. № 10.