150 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап диярлек таралган.

ТР территориясендә өч төре үсә. Казаяксыман җилдәк (A. ranunculoides) һәр җирдә очрый, урман җилдәге (A. sylvestris) – Кама аръягында һәм Идел алдында, Алтай җилдәге (A. аltaica) – Кама алдында. Яфраклы һәм катнаш урманнарда үсә.

10-30 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары бармаксыман теленмә яки аерым, тамыр янындагылары озын сапта, сабактагылары боҗра ясап урнашкан. Чәчәкләре ак яки сары, берле яки чатырсыман чәчәк төркемендә. Җимеше – күпчикләвекчек. Апрель-майда чәчәк ата. Орлыктан яки тамырчаны бүлеп үрчи.

Җир өсте өлешләрендә танин, сумалалар, сапонин бар.

Халык медицинасында җилдәк төнәтмәсе тир чыгару, авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек, бакча һәм паркларда үстерелә.

Алтай җилдәге һәм урман җилдәге ТРның Кызыл китабына кертелгән.